русский · English · татарча / tatarça

2018 язы править

Катнашучылар онлайн һәм оффлайн рәвештә 5 сәгатьлек уку-укыту курсларын үтә. Программа Викимедиа проектларында катнашу кагыйдәләрен өйрәтүдән гыйбарәт. Программа ахырына якынлашканда, катнашучылар өчен «Иң яхшы мәкалә» конкурсы үткәрелә. Нәтиҗәләр ясаганда, программаны узган яшьләргә НП «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгының таныклыгы бирелә.

Хәзерге вакытта проектның беренче сезон составы белән эш оештырыла. Алар өчен түбәндәге план буенча мастер-класслар үтә.

Катнашучыларның кертеме

7/04/2018 править

14/04/2018 править

Спикер — Фәрһад Фаткуллин. Тема: Википедия һәм аның мөмкинлекләре.

21/04/2018 править

Спикер — Айдар Шәйхин. Тема: w:tt:Викиөзек, Викихәбәрләр.

28/04/2018 править

Спикер — Габдулла Хәмидуллин. Тема: Мәкаләләр/порталлар ясаганда кайбер алымнар.

5/05/2018 править

Вебинар рус телендә узды, Тимерхан кереш һәм тәмамлау өлешен татарча алып барды.

  • Дмитрий Рожков (Казандагы Сәләт Йортыннан, 14:30-15:00). Викимедиа проектлары чикләрендә үткәрелә торган бәйгеләр һәм марафоннар.
  • Владимир Медейко (Скайп аша, 15:00-15:30) ― Викимедиа хәрәкәтенең белем бирү семинар һәм конференцияләре.

5-20/05/2018 править

"Иң яхшы мәкалә" конкурсы узды.

Июнь 2018 править

Финалистларга таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.