Бәйгеләр/Вики футболны ярата
русский · башҡортса · English · эрзянь · ирон · татарча / tatarça · тыва дыл |
«Вики футболны ярата — 2020» бәйгесе Европа чемпионаты һәм Америка кубогына багышлана | ||||||
Исемлекләр | ||||||
Төп бит | Көньяк Америка чемпионнары (1916—1929) | Көньяк Америка чемпионнары (1935—1967) | Америка кубогы чемпионнары (1975 елдан) | Европа чемпионнары (1960 елдан) | Инфраструктура |
Кагыйдәләр
- Бәйгедә теркәлгән хисап язмасы булганнары катнаша ала (теркәлү вакытына карамыйча).
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр темасы футбол буенча Европа чемпионаты яки Америка кубогы (1967 елга кадәр — Көньяк Америка чемпионаты) белән бәйле булырга тиеш. Булдыру һәм яхшырту өчен киңәш ителгән мәкаләләр исемлекләре бу бит башында урнаштырылган калып эчендә күрсәтелгән. Боларның дүртесендә Көньяк Америка һәм Европа чемпионнарына багышланган җәдвәлләр күрсәтелгән — уенчылар һәм баш тренерлары. Бу мәкаләләргә өстенлек билү киңәш ителсә дә, бәйле чемпионатларның бар башка катнашучылары турында да язу мөмкин. «Инфраструктура» дип аталган соңгы исемлектә бу турнирлар, аларның талисманнары, стадионнары, казыйлары һ.б. турында мәкаләләрне булдыру/яхшыртуга тәкъдим ителә.
- Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
- Мәкалә 2020 елның 12 июнь белән 12 июль арасында рус яки Россия халыклары телләрендә булдырылган яки яхшыртылган. Бәйге этаплар буенча башкарыла, арадагы ике көнлек тынлык чорында вакытлыча нәтиҗәләр чыгарыла - бу вакытта язылган мәкаләләр кабул ителми.
- Мәкалә бәйгедә катнашучы тарафыннан башлатылган яки әһәмиятле дәрәҗәдә яхшыртылган; кабул ителерлек минималь яхшырту күләме — 10 000 байт.
- Яңа булдырылган мәкалә 5000 байттан ким булмаска тиеш.
- Мәкалә предметының әһәмиятлелеге, эчтәлеге нигезләнгән чыганаклары күрсәтелгән булырга тиеш.
- Мәкалә кабул ителү таләпләренә туры килергә тиеш. Шик астына куела алырлык бар мәгълүмат абруйлы чыганаклар белән дәлилләнергә тиеш.
- Нәтиҗәләр бәйгедә катнашучылар булдырган һәм яхшырткан әсәрләрнең сыйфатына һәм күләменә карап чыгарыла. Сыйфат астында мәкалә зурлыгы, җитәрле дәрәҗәдә сурәтләрнең булуы, теманың төрле якларның тасвирлануы дәрәҗәсе, материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнүе, төзелеше һәм вики-кыяфәте аңлашыла.
- «гадел уен» принцибын бозу өчен жюри катнашучының дисквалификациясе турында карар кабул итәргә хокуклы. Мондый очракларының мөмкин үрнәкләре: бот белән мәкаләләрне кыю, мәкаләләрнең булдырылуыннан соң аларны бәйге җәдвәленә кетмичә тору (булдырудан соң 1 тәүлектән артык, бәйгенең финиш өлешендә), алдан әзерләнгән мәкаләләрнең масс йөкләнүе (теләсә нинди этапта) һәм гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы бар башка гамәлләр.
- Жюри балларны мәкаләнең күләме өчен бирә. Яңа мәкаләләр өчен өстәмә баллар 14 кб, 20 кб һәм 30 кб чиген узуы өчен бирелә. Яхшыртылган мәкаләләр өчен баллар өстәлгән текстның 10 кб, 20 кб һәм 30 кб булуы өчен билгеләнә.
- Бәйге атмосферасы чын футбол турнирына охшаш булачак. катнашучы тел бүлекләре дүрт төркемгә бүленә (катнаш лингвистик һәм географик мәсләгеннән чыгып). Бүленеш бүлекләрнең соңгы ел дәвамында активлыгы һәм кайбер башка күрсәткечләренә нигезләнгән, һәм ярышта көндәшлек рухын берәр никадәр дәрәҗәдә саклауга юнәлгән. Төркемнәрнең исемлеге:
- — төркем 1 — Русча Википедия
- — төркем 2 — Башкортча Википедия
- — төркем 3 — Алтай төркеме телләрендәге Википедия бүлекләре (Төньяк Кавказ телләре һәм Башкортча Википедиядән тыш)
- — төркем 4 — Төньяк Кавказ һәм Фин-угыр телләре.
- Бәйге ике этаптан торачак — төркем көндәшлеге һәм плей-офф. Ике этап арасында ике көнлек ара каралган. Бу аралар Евро-2020 һәм Америка кубогы 2020 җәдвәлләрендә төркем этабы азагы һәм плей-офф башлануы каралган вакытларына туры китереләчәк — түбәндәге Бәйге графигы бүлеген карагыз.
- Мәкаләләр авторлары, бар башка мәкаләләр бәйгеләрендә кебек үк, индивидуаль зачётта көрәшә, төркем зачётында исә анарга керүче аерым катнашучыларның тулаем баллары керә. Этаплар арасында жюри балларны аерым Европа һәм Америка зачётлары буенча саный. Нәтиҗәдә иң югары баллар суммасына ирешкән ике төркем «алтын» өчен, ике калганы исә «бронза» өчен көрәшне дәвам итәчәкләр.
- Мәкаләләр ике зачёт буенча саналачак — Европы һәм (Көньяк) Америка зачёты. Нәтиҗәдә дүрт такым ике виртуаль медальләр комплектын уйнатачак.
- ИГЪТИБАР! Кабатлыйбыз — авторлар мәкаләләрне индивидуаль рәвештә булдыра / яхшырта. Призлар белән 12 кеше бүләкләнәчәк — һәр такымнан өчәр катнашучы. Җиңүчеләр шәхси зачётта булдырылган / яхшыртылган мәкаләләр өчен тулаем баллар нигезендә билгеләнәчәк, (Европа яки Көньяк Америка бүлешенә карамыйча). Ара нәтиҗәләре нинди төркем (1, 2, 3 яки 4) плей-офф этабында нинди (европа яки америкалы) виртуаль медальләр өчен көрәшне дәвам итәчәген билгеләү өчен кулланыла. Бу бүлекләр, ә бәйге очрагында — «төркемнәр» арасындагы көндәшлелекнең өстәмә бер элементы гына булып тора.
- Европа / Көньяк Америка чемпионаты / Америка кубогын ике яки күбрәк тапкыр җиңгән, яки кыйтга беренчелегендә катнашудан тыш шулай ук Дөнья чемпионы яки 1924 һәм/яки 1928 елгы Олимпия уеннары җиңүчеләре булган футболист яки тренер турындагы мәкаләләр өчен икеләтә балл бирелә (соңгы ике турнирны ФИФА һәвәскәрләр арасында Дөнья чемпионатларына тиңли).
- Кагыйдәләр буенча искәрмә. Русча Википедиядә телгә алынган турнирларның күпчелек финалистлары турында мәкаләләр инде язылганы аркасында, сайлану турнирларда катнашкан футболистлар һәм тренерлар турында да мәкаләләр булдыру рөхсәт ителә. Шулай да, мәкаләләрне яхшырту мөмкинлеге турында искәртәбез — гамәлдәге мәкаләләрнең зур өлеше яхшыртуны көтеп ята! Төбәк телләрендәге бүлекләргә ике турнирның финал өлешләрендә катнашучылар турында гына мәкаләләр булдыру рөхсәт ителә.
Бәйге графигы
- Европа
- 12-24 июнь — «төркем этабы» — Европа чемпионаты белән бәйле мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту вакыты.
- 25–26 июнь — жюри Европа зачёты буенча нәтиҗәләр чыгара. Европа турында мәкаләләрне җәдвәлгә өстәмибез, Америка турында ярый.
- 27 июнь - 12 июль — «плей-офф этабы» — Европа чемпионатына бәйле мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту өстендә эшләүне дәвам итәбез.
- Америка
- 12 июнь - 1 июль — «төркем этабы» — Көньяк Америка / Америка кубогы белән бәйле мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту вакыты.
- 2–3 июль — жюри (Көньяк) Америка зачёты буенча нәтиҗәләр чыгара. Америка турында мәкаләләрне җәдвәлгә өстәмибез, Европа турында ярый.
- 4-12 июль — «плей-офф этабы» — Көньяк Америка / Америка кубогы турында мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту өстендә эшләүне дәвам итәбез.
- Бәйгедән соңгы период
31 июль көненә кадәр бәйге оештыручылары 12 призёр белән элемтәгә керә, футболкалар зулыгын һәм адресларны өйрәнә, соңыннан призларны илтү/юллау ягын кайгыра.
Тәүлек башы 00:00 UTC дип санала.
Бәйге катнашучылары
Мәкалә булдырылуга, бәйгедә катнашучыларның аны түбәндәге җәдвәлләргә кертүләре көтелә. Бәйгедә җәдвәлләргә кертелгән мәкаләләр һәм катнашучыларның хисап язмалары гына катнаша ала. Булдырылган мәкалә язылудан соң 24 сәгать үткәнче (әмма бәйге тәмамланганчы) җәдвәлгә кертелә. 25–26 июнь көннәрендә җәдвәлгә Америка турында гына мәкаләләр кертелә ала; 2–3 июль көннәрне исә Европа турындагы мәкаләләр генә кертелә ала.
- Төркем 1 — Русча Википедия
- Төркем 2 — Башкортча Википедия
- Төркем 3 — Алтай төркеме телләре (Төньяк Кавказ гаиләсенә керүчеләр һәм Башкортча ВПдан аермалы)
- Төркем 4 — Төньяк Кавказ һәм фин-угыр телләре
- «Европа» зачёты
«Групповой этап», официальные результаты
|
«Плей-офф», официальные результаты
|
- «Америка» зачёты
«Групповой этап», официальные результаты
|
«Плей-офф», официальные результаты
|
Призлар
Приз алуга дәгъва кылучы катнашучыларның бәйге чикләрендә кимендә 10 мәкалә булдыруы яки әһәмиятле дәрәҗәдә (кимендә 10 кб өстәп) яхшытуы көтелә.
Җиңүчеләргә бүләкләрне бәйге оештыручылары бүләкли. Дүрт төркемнең һәрберсендәге призларга дәгъва кыла алучы өчлек түбәндәгечә бүләкләнә:
- Үз кыйтганың чемпионы булган берәр Европа яки Көньяк Америка иленең җыелма такымының футболкасы; башкорт призёрлары Стокгольмда узган Викимания—2019 уникаль футболкалары белән бүләкләнә.
- «Викимедиа РУ» исеменнән грамоталар.
- Җиңүчеләр истәлекле футбол сувенирлары белән бүләкләнә.
Оештыручылар
- Soul Train (Олег Абарников) — «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы әгъзасы, лезгинча Википедия администраторы, кече викиләрне күзәтү такымы катнашучысы, көньякамерика футболын популярлаштыручы, Уругвайдагы футболга багышланган рус телле Вики-энциклопедия һәм «ВКонтакте»дагы беренче төркеменең башлаучысы; мөхәррир, тәрҗемәче. Мәскәүле «Локомотив», сборной Уругвай җыелмасы һәм көньякамерика футболы җанатары.
- З. ӘЙЛЕ (Башкортстан) — журналист-ханым, башкорт һәм рус телле Викимедиа проектларының актив мөхәррире. «Башкортстан викимедиачылары» төркеме әгъзасы, аның дефакто җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җаваплысы.
Жюри әгъзалары
Глобаль жюри әгъзалары үз теләге буенча бәйге зачёты тышында мәкаләләрне булдыруда катнаша ала. Төбәк телләрендә сөләшүче жюри әгъзалары башка катнашучылары белән тигез шартларда мәкаләләр булдырырга хокуклы.
Файдалы сылтамалар
- Мөрәҗәгатьләр өчен эл.почта: uruguayrusgmail.com
- Обсуждение конкурса «Вики любит футбол 2020» на YouTube (рус.)
- Рассказ о конкурсе «Вики любит футбол» (07.06.2020) (рус.)