Конкурсы/Конкурс научных фотографий 2019/tt

русский · English · татарча / tatarça

Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә. Үрнәкләр:


«Википедия өчен фәнне төшер» фәнни иллюстрация бәйгесе! Фәнни темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен заманча сыйфатлы фотографияләр һәм медиафайллар белән сурәтләүгә ярдәм итегез.
Үздырылу чоры: 2019 елның 2 апрель - 31 май көннәре
15 призлы урын: Биш номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк.

Катнашу һәм фотосурәтләр йөкләү!
Оештыручылар: «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм «Наука» телеканалы.


Кагыйдәләр править


Конкурс эшләре бәйгегә 2019 елның 2 апреленнән башлап 30 маена кадәр кабул ителә. Йөкләүченең «Викиҗыентыкта» үз хисап язмасын теркәгәндә үз электрон почта адресын күрсәтүе зарур - җиңүе очрагында, хат аркылы хәбәр ителәчәк!

Бәйге алдагы биш номинациядә уза: «Фәндәге кешеләр», «Микросурәтләр», «Фотографик булмаган материаллар», «Сурәтләр серияләре» һәм «Гомуми категория». Һәрберсендә жюри өч җиңүчене сайлавы белән, унбиш иң яхшы сурәт билгеләнә. Боларның авторларына 10 000 сум акча призы тапшырылачак.

Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнергә тиеш. Кабул ителерлек лицензияләр CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б.

Бәйгегә фәкать аларны йөкләүче автор ягыннан ясалган яки булдырылган материаллар кабул ителә. Сурәт берничә автор ягыннан булдырылган чакта, бар автордашлары исемнәре күрсәтелергә тиешле. Бәйгегә берәр оешма исеменнән кертелгән материал аның вәкиле тарафыннан йөкләнергә тиеш.

Бар сурәтләр өчен яхшы һәм детальле тасвирлама зарур. Кимендә рус телендә, инглиз телендәгесе дә әһәмиятле - сурәт еш аның тасвирламасы аркасында фәнни статусын ала!

Мөмкинлек булганда, сурәтләрне максималь югары сыйфатта йөкләү киңәш ителә. Сурәттә логотиплар һәм су тамгалары булмаска тиеш.

Нәрсәне йөклибез — бәйгенең 5 номинациясе! править

Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә. Үрнәкләр:

Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б. Үрнәкләр:

Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар. Үрнәкләр:

Фән безнең тирәли. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр. Үрнәкләр:

Регламент править

1. Бәйгене уздыру вакытлары править

  • 1.1. 2019 елның 2 апрель белән 31 май арасында — конкурс эшләре кабул ителә.
  • 1.2. 2019 елның 1 июнь белән 15 июнь арасында — бәйгенең нәтиҗәләре билгеләнә.
  • 1.3. 2019 елның 15 июнь көне — бәйге нәтиҗәләре бастырыла һәм җиңүчеләргә белдерүләр җибәрелә.
  • 1.4. 2019 елның 15 июнь белән 8 июль арасында — призлар бәйгедә җиңүчеләргә тапшырыла.

2. Бәйгедә катнашу тәртибе править

  • 2.1 Һәрбер катнашучы бәйгегә чикләнмәгән санда конкурс эшләрен кертә ала.
  • 2.2 Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнелергә тиеш. Мөмкин төрләре: CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б..
  • 2.3 Бәйге дөньяның бар илләрнең ватандашлары өчен ачык.
  • 2.4 Бәйгедә профессионаллар гына түгел, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
  • 2.5 Бәйгегә материал кертү катнашучыларның бу тәртипләр белән танышканнарын һәм аларны тулысынча кабул иткәннәрен белдерә.

Призлар править

  • Биш номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүчегә 10 000 сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Призлар фондының тулаем күләме 150 мең сум.
  • Станислав Козловский — психология фәннәре кандидаты, М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты доценты.
  • Сергей Владимиров — физика һәм математика фәннәре кандидаты, Мәскәү физика һәм техника институты доценты.
  • Дмитрий Жуков — русча Википедиясе администраторы, ирекле гыйлем популяризаторы.
  • Анатолий Цапенко — математика фәннәре кандидаты, НП Викимедиа РУ әгъзасы.

Оештыручылар править

НП «Викимедиа РУ» — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының рус телле бүлеге «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектларының берсе булып тора.


Логотип телеканала «Наука»
Логотип телеканала «Наука»

«Наука» — Россиядә иң популяр фән-белем каналы. "Наука" җитештергән фильмнар һәм программалар Россия һәм бөтендөнья фәннең төп ачышлары турында гади һәм җиңел аңлашырлык телдә сөйли. "Наука" программалары дистәләрчә престижлы бүләк алды, дөньяның 7 теленә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның күп илләрендәге тамашачылар тарафыннан карала ала.