Конкурсы/Конкурс научных фотографий 2023/tt
русский · English · татарча / tatarça |
Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә. Үрнәкләр:
Кагыйдәләр
правитьКонкурс эшләре бәйгегә 2023 елның 2 апрельдән башлап 31 майга кадәр кабул ителә. Йөкләүченең «Викиҗыентыкта» үз хисап язмасын теркәгәндә үз электрон почта адресын күрсәтүе зарур - җиңүе очрагында, хат аркылы хәбәр ителәчәк! | Бәйге алдагы сигез номинациядә уза: «Фәндәге кешеләр», «Микросурәтләр», «Фотографик булмаган материаллар», «Сурәтләр серияләре», «Табигать», «Космос», «Безне чолгап алучы фән» һәм «Дөнья океанын тикшергәндә» махсус номинациясе. Һәрберсендә жюри өч җиңүчене сайлавы белән, егерме дүрт җиңүче сурәт билгеләнә. Боларның авторларына 10 000 сум акча призы тапшырылачак. | Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнергә тиеш. Кабул ителерлек лицензияләр CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б. |
Бәйгегә фәкать аларны йөкләүче автор ягыннан ясалган яки булдырылган материаллар кабул ителә. Сурәт берничә автор ягыннан булдырылган чакта, бар автордашлары исемнәре күрсәтелергә тиешле. Бәйгегә берәр оешма исеменнән кертелгән материал аның вәкиле тарафыннан йөкләнергә тиеш. | Бар сурәтләр өчен яхшы һәм детальле тасвирлама зарур. Кимендә рус телендә, мөмкин булганда инглиз телендәгесен дә тутыру бик әһәмиятле - сурәт еш аның тасвирламасы аркасында фәнни статусын ала! | Мөмкинлек булганда, сурәтләрне максималь югары сыйфатта йөкләү киңәш ителә. Сурәттә логотиплар һәм су тамгалары булмаска тиеш. |
Нәрсәне йөклибез — бәйгенең 8 номинациясе!
править-
автор:Пресс-служба АГТУ
-
автор:Andrey Chernogorodov
-
автор:SergeyZabelinASU
-
автор:FMNLab
-
автор:Tsy1980
Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә. Үрнәкләр:
-
автор:Andrei Savitsky
-
автор:PolinLinB
-
автор:Alexander Klepnev
-
автор:Clayhill1
-
автор:Andrei Savitsky
-
автор:Nataliec6
Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б. Үрнәкләр:
-
Кызыл кырмыскалар, автор: Basile Morin
-
Кешенең кан нейтрофилы тарафыннан бактерия фагоцитозы, автор: Andrei Savitsky
-
Кара упкын, автор: Schnittm
-
Лоренц аттракторы кара упкын ролен башкара, автор: German A. Chernykh & Irina A, by Chernykh
Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар. Үрнәкләр:
-
2019 елның гыйнвар ай тотылуы баштан соңына кадәр, автор: AstroAnthony
-
автор: AlexeySolodovnikov
-
автор: AlexeySolodovnikov
-
автор: AlexeySolodovnikov
Табигать. Табигатьнең бар чагылышларына багышланган фәнни фотографияләр. Үрнәкләр:
-
автор:Kaldari
-
автор:Елена Верещака
-
автор:Gribkov
-
автор:Dracoflight
-
автор:Retro Lenses
Космос. Иң киң мәгънәдә космос һәм космонавтикага бәйле булган бар әйберләр. Үрнәкләр:
-
автор:Shogun301
-
автор:Ehehey
-
автор:Mplot
-
автор:GlobePhoto
-
автор:Ram samudrala
Безне чолгап алучы фән. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр. Үрнәкләр:
-
автор:Amfeli
-
автор:Pavel.Somov
-
автор:Lycaon
-
автор:Evgeny.pelevin.photo
-
автор:Akademie věd České republiky
Дөнья океанын тикшергәндә. Тоз составы уртаклыгы белән билгеләнгән Җирнең су тышлыгына багышланган иллюстрацияләр һәм фотографияләр. Үрнәкләр:
-
автор:Axelspace Corporation
-
автор:Rita Willaert
-
автор: Martas011
-
автор: FlotMethanol
-
автор:Fir0002
Регламент
править
1. Бәйгене уздыру этаплары
править- 1.1. 2023 елның 2 апрель белән 31 май арасында (үзенә алып) — конкурс эшләре кабул ителә.
- 1.2. 2023 елның 1 июнь белән 30 июнь арасында — бәйгенең нәтиҗәләре билгеләнә.
- 1.3. 2023 елның 1 июль белән 16 июль арасында — бәйге нәтиҗәләре бастырыла һәм җиңүчеләргә белдерүләр җибәрелә.
- 1.4. 2023 елның 17 июль белән 31 август арасында — призлар бәйгедә җиңүчеләргә тапшырыла.
2. Бәйгедә катнашу тәртибе
править- 2.1 Һәрбер катнашучы бәйгегә чикләнмәгән санда конкурс эшләрен кертә ала.
- 2.2 Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнелергә тиеш. Мөмкин төрләре: CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б..
- 2.3 Бәйгедә профессионаллар гына түгел, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
- 2.4 Бәйгегә материал кертү катнашучыларның бу тәртипләр белән танышканнарын һәм аларны тулысынча кабул иткәннәрен белдерә.
- 2.5 Иҗади конкурс Викимедиа проектларында теркәлгән, бәйгегә үз хезмәтләрен тәкъдим иткән һәм 14 яшенә җиткән Россия Федерациясе яки башка БДБ илләре ватандашлары һәм бәйгегә кертелгән эшләргә хокуклары булган юридик шәхесләр һәм шәхси эшмәкәрләр вәкилләре арасында үткәрелә.
Призлар
править- Сигез номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүчегә 10 000 сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Призлар фондының тулаем күләме 240 мең сум.
Жюри
править- Дмитрий Жуков — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, ирекле гыйлем популяризаторы, 2005 елдан Русча Википедиясе авторы.
- Станислав Козловский — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, психология фәннәре кандидаты, М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты доценты, «Викимедиа РУ» башкарма директоры.
- Мария Семёнова — «Наука» телеканалының баш мөхәррире.
- Анатолий Цапенко — математика фәннәре кандидаты, 2007 елдан Русча Википедиясе авторы.
Элемтә
правитьСвязаться с организаторами можно на странице вопросов и комментариев или по e-mail.
Оештыручылар
правитьНП «Викимедиа РУ» — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының Россия халыклары телләрендәге бүлекләре «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектлары арасына керә.
«Наука» — Россиядә иң популяр фән-белем каналы. "Наука" җитештергән фильмнар һәм программалар Россия һәм бөтендөнья фәннең төп ачышлары турында гади һәм җиңел аңлашырлык телдә сөйли. "Наука" программалары дистәләрчә престижлы бүләк алды, дөньяның 7 теленә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның күп илләрендәге тамашачылар тарафыннан карала ала.