Конкурсы/Татар 4.0/2021/Итоги/tt

русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.Татарстан Республикасы
Татарстан Республикасының региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Төбәкләр   Милләтләр   Күптеллелек   Статистика

Татарстан Республикасы   Структура   План   Гамәлләр   Партнёрлар   Хронология   Вики-Исемлекләр   Статистика   Районнар
Катнашучы сертификаты
Финалист дипломы
Бәйге эмблемасы


«Татар 4.0» - 2021 бәйгесе нәтиҗәләре буенча пресс-релиз


  • Викимедиа проекты: Татарча Википедия
    Татар теле комиссиясе папкасы
  • Лендинг: «Татар 4.0» (https://w.wiki/xs8)
  • Үткәрелү вакыты: 21.02-15.04.2021
  • Оештыручылар:
  • Призлар фонды: 200 000 сум
  • ММЧлар:
    • Татар-информ үткәргән пресс-конференция, үзенең һәм башка татар телле электрон/басма ММЧ язмалары
    • Татарстан - Яңа Гасыр һәм Россия.Татарстан телеканаллары сюжетлары, ролик
  • Соц.челтәрләр: Тат.Википедияне популярлаштыру проектының Википедия:Социаль челтәрләр исемлеге буенча
  • Эффект: нәтиҗәле катнашучыларның күпчелеге Тат.Википедиядәге баннер аркылы килде
  • Катнашучылар: 34 кулланучы 1456 мәкаләне булдырды яки тулыландырды
  • Финалистлар:
    • 17 кулланучы x=>8 квалиф.мәкалә тәкъдим итте, аларның 1367 эшләре тулаем 26844 сыйфат баллын туплады, боларга карата приз фонды бүленде
    • 75% — 5 кулланучыга (1028 мәкалә, минимумы 119),
    • 85% — 7 кулланучыга (1148 мәкалә, минимумы 57),
    • 95% — 11 кулланучыга (1290 мәкалә, минимумы 26).
  • Лидерлар: 3 лидер бергәләп 762 квалификацион мәкалә тәкъдим итте (15523 балл, приз.фондының 57.83%), үзләренә «Википедиядә татар дөньясы илчесе»-2021 статусы бирелде.
  • Ачыш:
    1. Проектта катнашу турында таныклыкның ике дәрәҗәсе булырга тиешлеге турында тәкъдим туды: һәрбер катнашучыга — "Сертификат", финалистларга — "Диплом".
    2. Бәйгегә кертелгән материалның Википедия кагыйдәләренә туры килергә тиешлеген белдерү җитми. Берәр җирдә элек бастырылган эшләрнең Википедиягә кертү өчен өстәмә хокуки рөхсәтләрне рәсмиләштерү кирәклеген ассызыклау кирәк (авторлык хокукларына карата тәртипләрне хөрмәт итмәүче контент һәм аны кертүче кулланучы бәйгедән дисквалификацияләнә).
    3. Тулыландырылган материалларны табу һәм бәяләү эшләре яңа булдырылганнарга караганда күпкә күбрәк көч таләп итә. Алга таба бу эшчәнлекне катнашучы кулланучыларга йөкләү, үзләренә биргән балларның дөреслеген тикшерү оештырылачак.
    4. Бәйге чикләрендә бәяләнгән мәкаләләрнең соңгы 30 көн дәвамында ничек укылганын күрсәтүче махсус инструмент булдырылды.
    5. Вики-тәҗрибәсе булгаман кулланучыларга берәр тема буенча соңыннан мәгълүмат, сурәтләү-фортматлау һәм чыганаклар-сылтамалар белән тутырырлык энциклопедик мәкаләнең (биография, тарихи вакыйга, учреждение һ.б.) минималь төзелешен автоматик булдыру фикере туды - Викихәбәрләрдә кулланылган үрнәк буенча дип көтелә.
    6. Яңа кушылган кулланучыларның иң активлары гамәлдәге бәйге тәмамлануга Зур Көнчыгыш Аурупа илләре шәхесләре һәм мәдәни феноменнарына багышланган күптелле «Вики-яз» бәйгесе чикләрендә татар телле контентны булдырырга дәвам итте. Анда каралган символик 4000-2000 сумлык бүләк сертификат призларыннан тыш бу бәйге оештыручыларыннан сертификат һәм диплом таныклыкларын әзерләү теләге туды.
  • Инфраструктура: яңа һәм тулыландырылган мәкалә калыплары, мәкаләләрне автоматик сортлау өчен төркемнәр җыентыгы, бәяләү критерийлары, жюри башкарган бәяләү эшчәнлеген автоматлаштыручу кораллары - яңа һәм тулыландырылган мәкаләләр өчен

Шулай ук карагыз править