Мир Викимедиа/tt
русский · English · татарча / tatarça |
Монда Викимедиа хәрәкәте'нең идеаллары хөкем иткән дөнья тасвирлана. Максатларыбызга ирешү өчен стратегик алгарыш юлы исә башка биттә аңлатыла.
Гыйлемле кешеләр хезмәттәшлеге
править- Гыйлемне үз итү, тудыру, туплау, систематизация һәм башкалар белән уртаклашуда һәрбер кеше катнаша.
- Бар кешеләр бергәләп шәхсиятләрен, уртак фән һәм мәдәниятне үстерү эшчәнлегендә бер-берсе белән хезмәттәшлек итә.
Гыйлемгә ачык һәм ирекле ирешү
править- Һәрберсенең кешелек туплаган бар гыйлемгә үзенә уңайлы булган ирешү мөмкинлеге бар.
- Һәрбер кеше ирекле килеш һәм бернинди чикләүләрсез гыйлем алу һәм башкалар белән уртаклашу, анарга өстәү, аны төзәтү һәм системалаштыру мөмкинлегенә ия.
Күптеллелек
править- Һәрбер кеше гыйлемне үз ана телендә алу мөмкинлегенә ия.
- Һәрбер кеше белемне теләсә нинди телдә тудыру мөмкинлегенә ия, һәм бу гыйлемгә бар башкалар ирешә ала.
- Һәрбер кеше берничә телне белә.
- Бар телләрне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылган.
Күпмәдәниятлелек
править- Җәмгыять аерым шәхесләр, аларның төркемнәре һәм милләтләренең мәдәни үзенчәлекләре, төрле мәдәниятләр күренешләре һәм үзгәрә торган мәдәни карашларына хөрмәт йөзе белән карый.
- Мәдәни үзенчәлекләренең барлыкка килүләре, сакланылулары, бер-берселәрен баету, яңа яклары белән серкәләнү һәм үсүләре өчен шартлар бар.
Хезмәттәшлек
править- Кешеләр хезмәттәшлек итә. Үзенә кешеләр, оешмалар һәм хәкимият органнарын алган киң хезмәттәшлек даирәсендә катнашалар. Бер-берсенә ярдәм итәләр.
- Бәхәсләрне чишкәндә, кешеләр компромисс, берләштерүче фикер, консенсуска ирешү юлларын эзли.
- Викимедиа хәрәкәте төрле тел, мәдәният, яшь, профессия һәм темперамент вәкилләрен берләштерә.
- Инновацион, иҗтимагый һәм сәяси лифтлар яхшы эшли.
Тотрыклылык
править- Дәүләт һәм җәмгыятьтә Викимедиа хәрәкәте кыйммәтләренә ят булган хәлгә кире кайтуга мөмкинлекне бирмәгән механизмнар барлыкка килгән.
Шулай ук карагыз
править- Викимедиа Фонды идеаллары.
- Викимедиа Фонды миссиясе.
- «Викимедиа РУ» табышсыз партнһрлыгы Уставының 3.1 параграфы.
- 2017 елгы Викимедиа хәрәкәте стратегиясе эшчәнлеге.
- Викимедиа юл харитасы.
- Глоссарий.
- Биткә мөрәҗәгатьләр статистикасы