Ачык китапханә/Бәйгеләр/Ачык китапханә

Ачык мирас

Открытое наследие
Китапханәче һәм музейчылар өчен ресурс үзәге

Баш бит   Проект турында  


Яңалыклар   Бәйгеләр   Методик кулланмалар   Тикшеренүләр  


Элемтәгә керү


«Ачык китапханә» бәйгесе

«Ачык китаханә» — Россия китапханәләр арасында үз фондларында сакланучы иҗтимагый милеккә күчкән әсәрләрне ирекле ирешүгә чыгару буенча бәйге.

Бәйгедә җиңүче китапханәләр әсәрләрне ачык ирешү рәвешендә урнаштыруны дәвам итә алулары өчен призлар алачак. Белем банкларының федераль резерв системасы проектына кушылу һәм әсәрләрне ачык ирешү рәвешендә урнаштыруны дәвам итү шарт.

Бәйге «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан Президент грантлары фонды бүлгән Ватандашлар җәмгыятен үстерүгә юнәлгән Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларын кулланып оештырылган.

I. Бәйге максатлары

  1. Россиядә белемгә һәм мәдәни байлыкларга ачык ирешүчәнлек мөмкинлекләрне үстерү.
  2. Ачык ирешүчәнлек шартлары буенча урнаштырылган әсәрләр санын үстерү.
  3. Ачык ирешүчәнлек тәртипләре буенча эшләгән ресурсларны китапханәләрдә сакланып торучы әсәрләр белән даими баетылу системасын булдыру.
  4. Оригиналлары сакланган беренчел чыганакка (репозиторийга) ирешү чикләнгән булмаганда да әсәрләрне халыкка ачу.
  5. Интернет кулланучыларның Россия китапханәләре сайтларындагы электрон ресурсларына таба кызыксынуны үстерү.

II. Бәйге узуы вакытлары

  1. Бәйгегә Мәскәү вакыты белән 2017 елның 25 октябрь - 2018 елның 30 июнь көннәрендә кертелгән әсәрләр кабул ителә.
  2. Бәйге нәтиҗәләре 2018 елның 1 август көненә кадәр билгеләнә.
  3. Җиңүчеләрнең ФРС проектына кушылуы һәм үз реквизитларының тапшырулары 2018 елның 15 август көненә кадәр башкарыла.
  4. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 елның 31 август көненә кадәр башкарыла.

III. Бәйгедә катнашу

Бәйгедә Россия Федерациясендә теркәлгән юридик затлар булган китапханәләр яки аларның структур берәмлекләре катнаша ала.

IV. Номинацияләр

Бәйге материалларның Интернетта урнаштырылу урыны белән аерылган өч номинациядә башкарыла. Китапханәләр бер юлы берничә номинациядә катнаша ала.

Номинация 1. «Викиҗыентык»

Бу номинация чикләрендә китапханәләр иске китап, газета һәм журналларны «Викиҗыентык» (Wikimedia Commons) проектына йөкли.

  1. Россия империясендә 1917 елга кадәр бастырылган китаплар, газета һәм журналлар. Башка басмалар бәйгедә катнашмый.
  2. Йөкләнелгән басмалар бәйгедә катнашучы китапханәнең фондында сакланучы басмаларның электрон копиясе булырга тиеш.
  3. Йөкләнелгән файллар форматы — PDF (аеруча PDF/A киңәш ителә). Сурәтнең график челтәре үлчәменең тирәнлеге кимендә 300 dpi булырга тиеш. Бәйгегә башка форматлар кабул ителми. Файллар шифрланмаган һәм күчерүдән якланылмаган булырга тиеш. Текстлы аст-катламы булуы, PDF-файлдагы битләр нумерациясенең оригиналь әсәрдәгесенә тиңлеге, яклау билгеләрнең (водяной знак) булмавы аеруча мәслихат. Бер файлның күләме 100 Mb'тан артмаска, исеме уникаль һәм әсәрнең җисемен тасвирлаучы булырга тиеш.
  4. Викиҗыентыктан проект тәртипләрен бозулары аркасында бетерелгән файллар бәйгедә катнашмый.
  5. Номинациядәге җиңүчеләрне жюри түбәндәге күрсәткечләрдән чыгып билгели: ачык ирешүгә чыгарылган басмалар саны, аларның күләме, тиңсезлеге, PDF-файлларның сыйфаты.
  6. Йөкләү моннан башкарыла. Йөкләүне башкару өчен «Викиҗыентык» проектында теркәлүегез зарур. Адым-адым кулланманы карагыз. Йөкләү формасындагы исемлектә үз китапханәгезне әлегә күрмисез икән, безгә lib@wikimedia.ru электрон адресына языгыз - без аны тиз өстәрбез дә Сез бәйгедә катнаша ала башларсыз.

Номинация 2. «Белем банкларының федераль резерв системасы»

Белем банкларының федераль резерв системасы (ФРС) — сәнгать, әдәбият һәм фәнни әсәрләрнең сакланылуы һәм аларга ачык рәвештә ирешү мөмкинлеген булдыру өчен берничә табышсыз оешма тарафыннан булдырылган проект.

Бәйгенең бу номинациясендә катнашу өчен ФРС'ка кушылу зарур, ягъни, аеруча кирәк булачаклары (күбрәк өчен ФРС сайтында):

  1. ФРС сайтында теркәлү.
  2. Үз фондыгыздагы ирекле материалларны ФРС сайтына PDF форматында йөкләү.

Номинациядәге җиңүче ФРС'ка йөкләнелгән әсәрләр саныннан чыгып билгеләнә.

Номинация 3. «Ачык ирешүчәнлек»

Китапханәләр бәйгегә чыгарылган материалларны шулай ук үз ресурсларында (электрон китапханәләрендә) урнаштыра ала. Электрон китапханәләр жюри тарафыннан бәяләнә. Номинациядә җиңүче буларак жюри күзеннән иң яхшы электрон китапханә игълан ителә.

  1. Электрон китапханәләрне бәяләү критерийлары:
    • Ирешүчәнлек. Иҗтимагый милек статусындагы китаплар (РФ Ватандашлар кодексының 1282 матдәсе), авторлык хокукларының якланылуы каралмаган әсәрләр (РФ Ватандашлар кодексының 1259 м-нең 6 нчы пункты) яки ирекле ачык лицензияләре шартлары буенча таратылганнары (РФ ВКның 1286.1 м-се) ачык ирешү рәвешендә урнаштырылырга тиеш. Сайттан йөкләнелә алган мәгълъмат күләмнәренә чикләүнең булмавы.
    • Электрон каталог. Ачык ирешүдә урнаштырылган тулаем китаплар саны. Электрон китапханәдә каталог булуы. Каталогны формаль машина укырлык тәртибендә куллану мөмкинлеге булуы (RUSMARC, JSON, XML һ.б.).
    • Эзләү һәм сортлау. Эзләү мөмкинлеге. Тышкы системалардан таләпләр урнаштыру мөмкинлеген бирүче API булуы. Бер юлы бар китаплар буенча контекстлы эзләү мөмкинлеге булуы. Библиографик тасвирламалар кырлары буенча киңәйтелгән эзләү мөмкинлеге (автор, әсәр исеме, бастырылу елы һ.б. буенча). Рус телле морфологиясен исәпкә алучы эзләү. Иске рус телле орфографиясен исәпкә алучы эзләү. Эзләү нәтиҗәләрен төрле параметрлар буенча сортлау мөмкинлеге (автор, бастыру елы һ.б.)
    • Библиографик тасвирламалар. Библиографик тасвирламалар барлыгы. Библиографик тасвирламалар тулылыгы. Библиографик тасвирламаларның машина укылырлык хәлдә булуы (RUSMARC, JSON, XML һ.б.).
    • Файллар сыйфаты. Сканлау сыйфаты. Якланылу билгеләре (водяной знак) булмавы. Текстлы аст-катламы булуы. Күпбитле файлның битләр нумерациясенең оригиналь әсәрдәге битләрнекенә туры килүе. Файлларның шифрланмавы. DRM кулланылмавы. Китапны тулысынча суыртып алу мөмкинлеге. Стандарт форматларның кулланылуы (мәс. PDF, DJVU һ.б.).
    • Сайт уңайлылыгы. Мәҗбүри регистрация таләбенең булмавы. Интерфейсның кулланучы өчен уңайлылыгы. Браузерга өстәмә плагиннар (мәс. Flash, Silverlight һ.б.) урнаштыру кирәге булмавы. Электрон китапханә белән эшләү өчен өстәмә программ тәэминатны урнаштыру кирәге булмавы. Сайтның эшләү тизлеге. Сайт кулланучыларга электрон документларны сакларга/күчерергә комачауламый.
    • Контент. Тиңсез басмалар. Иске басмалар. Сирәк басмалар
    • Электрон китапханәнең программ тәэминаты. Ирекле программ тәэминат.
  2. Бәйгедә катнашу өчен китапханә вәкиленең веб-форманы тутыруы кирәк.
  3. Китапханәләр характеристикаларны күрсәтүче гомум җәдвәлләр жюри тарафыннан булдырыла һәм бәйге сайтында ачык килеш бастырыла.

VI. Призлар фонды

  1. Призлар фондының күләме ― 300 мең сум.
  2. Бәйге нәтиҗәләре чыгарылгач, өч номинациядән һәрберсендә җиңүче билгеләнә һәм 100 000 сум бүләген алырга хокуклы була.
  3. Җиңүче билгеләнгән датага кадәр ФРС'ка кушылмаган яки акчаларның тапшырылуы өчен кирәкле мәгълүматларны белдермәгән очракта, бүләк бәйле номинациядә катнашучылар арасыннан ФРС'ка кушылган һәм кирәкле мәгълүматларны тапшырган чираттагы катнашучыга тапшырыла.

Элемтәгә керү

Мөрәҗәгатьләрне юллау өчен электрон адрес: lib@wikimedia.ru

Бәйге турында ММЧларда


Сайт запущен в рамках проекта Ресурсный центр «Открытая библиотека», в 2018—2019 гг. работа продолжается в рамках проекта Ресурсный центр «Открытое наследие» с использованием гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества, предоставленного Фондом президентских грантов.Башкасы күрсәтелмәгәндә, «Ачык китапханә» сайты материаллары Creative Commons Attribution 4.0 International хокукый лицензиясе шартлары буенча таратыла. Сурәтләр авторлары сайтның wiki-версиясендә күрсәтелгән.