Умный регион/Многоязычие/Википедия/ФГОС/tt

русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
ФГОС.Вики инициативасы эмблемасы проекты
"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[1]

— Андраш Корнай

"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[2]

Исмәгыйль Гаспринский

[В]акыт җитте ки, ... тел фикерләү образларын тасвирлау ысулы һәм коралы сыйфатында гына калды. ... Үсештәге тел гадәттә көндәлек тормышының бар мохитләрендә аралашу өчен кулланыла. Бер генә мохитен дә -булсын берәр фән яки сәнгать өлкәсен, җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү тармагын - бу телдә аралашудан (ягъни фикерләү образларын тудырудан) чыгару – аны төзелмәслек килеш сугып бәрү була, бу телне юкка чыгаруга булыша. ... [Кешеләрнең дөнья турындагы] яңалыкларны бу телдәге тәгъбирләрдән көтүләренә ашкынырга кирәк.

— Гайнулла Ф. Шайхиев[3]

Информация, хранящаяся в Вики-данных, уже используется в различных информационных системах, и, безусловно, использование будет расширяться и дальше. Взаимосвязи между предметами статей в Вики-данных интернациональны, не зависят от языка. Идентификация же предмета статьи в каждом конкретном языке используется, и будет использоваться информационными системами, системами перевода, системами искусственного интеллекта, которым требуется распознавать и создавать тексты на естественных языках... Вероятно, уровень заполненности описаний предметов на конкретном языке может стать определяющим, получит ли этот язык полноценную поддержку в будущих информационных системах или нет.[4]

Владимир Медейко

«ФГОС.wiki@Россия халыклары телләре» — ФГОС РФ эченә керүче бар дәрәҗә белем бирү дисциплиналарында кулланган термин һәм төшенчәләр буенча Россия халыклары телләрендә ачык иҗади вики-бәйге. Проект чикләрендә Википедиянең бәйле тел бүлекләрендә мәкаләләләр булдыру һәм баету, бәйле Викимәгълүмат ачык машина укырлык семантик белем базасы элементлары тамгаларын тәрҗемә итү бәяләнә һәм бүләкләнә.

  1. Коммуникацион кирәкләрен тәэмин итү өчен корал сайлаганда, киләчәк буыннар патриотик ностальгиягә түгел, матди уңышлары өчен иң яраклы телне сайлап торачак. Телнең кулланылышта калуын кирәкле дип күрүчеләр исә, дөньядагы бар заманча белемне бу телдә тасвирланып торуын, аңа җиңел ирешүен һәм аның ярдәмендә бар мәгълүмати системалар белән эшләү мөмкинлеген тәэмин итеп торырга тиеш. Сакланылуын теләгәнебез бар Россия һәм дөнья телләрендә моңа иртәме-соңмы ирешүебез көтелә.
  2. Эзләү нәтиҗәләрендә Википедия мәкаләләре беренчеләр арасында чыгуы өчен аларның Википедия эченә һәм, аеруча, Викимәгълүмат исемле машина укырлык нигезенә тирән интеграцияләнүе зарур. Викимәгълүматта яхшы тасвирланган, Википедия челтәре эченә тиешлечә кертелмәгән Википедия мәкаләләре дә гадәттә интернет-контенты диңгезендә күренмичә "батып кала".[5]

Файдасы править

  • Википедиянең аерым телдәге бүлегендә мәкаләләрне баетыгыз, булдырыгыз, аларны башка мәкаләләргә бәйләгез һәм бу телнең цифрлы мохиттә озын мөддәтле саклануына һәм үсешенә иң зур өлеш кертәсез.
  • Сезне кызыксындырган феноменны кешеләргә танытуда Интернет-эзләгечләр һәм ясалма интеллект системалары мөмкинлекләрен кулланырга телисезме? Алайсы аны Викимәгълүматта белем базасына кертегез һәм тиешлечә тасвирлагыз. Вуаля!
  • Берәр телдә бар белем картасының булуын телисез? Викимәгълүматта тасвирлана барган бар феноменнарның тамгаларын үз телегезгә тәрҗемә итеп торыгыз. Вуаля!

Исемлекләр править

Көтелгән нәтиҗә править

  • Бар дисциплиналар буенча темалар һәм терминнар исемлекләре төзелгән, бәйле Викимәгълүмат элементларының навигацион тамгалары бар Россия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән
  • Һәрбер элемент өчен Россия халыклары телләрендәге Википедия бүлекләрендә текстуаль белешмә-энциклопедик материал булдырылган, башка мәкаләләр белән бәйләнгән, иллюстрацияләнгән, чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнгән, тема буенча өстәмә текст һәм мультимедиаларга сылтамалар өстәлгән.
  • Җир йөзенең бар Интернет-эзләгечләре һәм ясалма интеллект нигезендәге ярдәмчеләр Россия халыклары телләрендә мәгариф темалары буенча теләсә нинди катлаулыгындагы сорауларны аңлый, сорауга бирелгән телдә җавап бирүче башка бәйле материаллар арасында шул телле Википедия мәкаләсен күрсәтә башлады.
  • Галәмнең бар белеменә Россия халыклары телләрендә ирешү мөмкинлеге барлыкка килде.
  • Планетаның бар электрон сервислары Россиянең бар җирле һәм асаба халыклары телләрендә эшли башлады.

Ничек оештырырга? править

  1. Призлар фонды + йөгертелгән чыгымнар — катнашучылар өчен стимулб процессны оештыру һәм башкару эшчәнлеген тәэмин итү
  2. Тематик өлкә чикләре — призлар нинди эчтәлек өчен бирелә
  3. Балларны бирү критерийлары — призлар фондын гадел килеш тарату өчен, критериям статейных «Минем Татарстан» һәм «Татар 4.0» мәкаләләрен бәяләү критерийларына охшаш
  4. Викимәгълүмат элементларын булдыру, аны башкалар белән бәйләү, кырларын тутыру процессы турында Youtube-демонстрациясен яздыру — Википедиядә мәкалә булдыруга багышланганына охшаш килеш.
  5. Бәйгедә катнашучының минималь квалификацион мәкаләләр саны юк — күчерелүче сумма буенча 500 сум дип урынлы булуы күренә
  6. Катнашырга теләүчеләрнең мөстәкыйль эше — Тат.Википедиядәге кулланучы битләренә «Проект катнашучысы» калыпны урнаштыралар, үрнәк өчен «Минем Татарстан» һәм «Татар 4.0» мәкалә бәйгеләренең калыплары
  7. Жюри эше — п.3 буенча
  8. Катнашучы сертификатлары һәм финалистлар призлары һәм дипломнары — расланган документ шаблоны Викиҗыентыкка йөкләнелә, приз акчалары карточкага күчерелә яки OZON сертификатлары җибәрелә.

Чыгарылышлар править

Шулай ук карагыз править

Искәрмәләр править

  1. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  2.  (кр.тат.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."
  3.  (рус.)"[Н]астал момент, когда ... язык стал лишь инструментом, средством выражения образов мысли. ... Развивающийся язык находится обычно в общении во всех сферах жизненного цикла. Исключение хотя бы одной сферы, будь она разделом какой-то науки или искусства, производства или услуг, из общения на этом языке, т.е. из производства образов мысли, наносит языку непоправимый удар, способствует его вымиранию. ... Надо стремиться, чтобы новость ожидали из формулировок этого языка."Шайхиев Г.Ф. "Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски..." Казань, изд-во «Хәтер»: 2000 ISBN 5-900004-83-X сс.230-231 Глава V Раздел 9 Асимметрия в эволюции мышления.
  4. Простейшая работа в Вики-данных, Итоговое обсуждение, Финно-угорский вики-семинар 2016
  5. С глаз долой — из сердца вон.