Умный регион/Направления/Третий возраст/tt

русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Бөрҗән районының административ үзәге Иске Собханкул авылы халкы өчен Башкортстан вики-волонтёрлары уздырган вики-семинар катнашучылары (28.01.2017).

«Акыллы төбәк» проектының «Өченче яшьтәгеләр» юнәлеше буенча юл харитасы.

Өченче яшьтәгеләр:

  • кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе, дөньяны аңлау һәм мәгълүмати мохиттә юл табу сәләтләре аркасында үз белем байлыклары белән уртаклашу аркылы җәмгыять үсешенә тәэсир итә алалар,
  • ӘММА моның өчен аларга түбәндәге якларда ярдәм кирәк була ала:
    • заманча технологияләрнең үсеше һәм дөньяга тәэсире турында белем
    • интернет мохитендә юл табу һәм мәгълүматны тикшерү юллары
    • глобаль интернет җәмгыятенең тормышына тәэсир итә алу өчен техник сәләтләрне үстерү.

Тәкъдимнәр править

Өченче яшьтәгеләр өчен вики-клублар эшчәнлеген оештыруда иң тәҗрибәлеләре — Чехия вики-волонтёрлары!
  1. Викимедиа проектларының мөмкинлекләре буенча таныштыру лекцияләре:
  2. Бу мөмкинлекләргә бәйле сәләтләрне практикада үстерү өчен компьютерлар каршында регуляр җыелган вики-клуб
  3. Сораулар туганда, аларны юллау һәм тиз килеш җавап алу өчен ярдәмләшү каналы (берәр мессенджер яки соц.челтәр нигезендә)

Сылтамалар править


« Миңа иң ошаган мисал – башкорт әбиләре. Алар - Россиянең Башкортстан регионында, күбесенчә авыл җирлегендә яшәүче, өлкән буын хатын-кызлары. 2016 елдан бирле алар мәкаләләрне русчадан башкорт теленә тәрҗемә итәләр. Шулай итеп, башкортлар бастырган тәрҗемәләр саны буенча беренче егермелеккә керәләр, әбиләрне алкышлыйк.[1]
Викимедиа Фонды башкарма директоры Кэтрин Маэр,
Викимания конференциясенең Стокгольм университетындагы ябылу тантанасы, 18 авг. 2019
»

Шулай ук карагыз править

Искәрмәләр править

  1. Татар-информ: Стокгольмдагы конференциядә википедияче башкорт әбиләрен үрнәк итеп күрсәткәннәр
    • RU: Особенно мне нравится пример башкирских бабушек — группы женщин старшего возраста, преимущественно из сельских районов, живущих в регионе России под названием Башкортостан — с 2016 года они переводят статьи с русского языка на башкирский (с помощью инструмента ContentTranslation), и сегодня башкироязычный раздел входит в ведущую двадцатку по опубликованным (таким образом) переводам. Так что, давайте бабушек отметим! (Апплодисменты).
    • EN: I particularly love the example of Bashkir grandmas - a group of older women, mostly from rural areas, in the Bashkortostan region of Russia - since 2016 they have been translating articles from Russian to Bashkir making Bashkir in the top 20 in the number of published translations. So give it up to the grandmas! (applause). YouTube