Вики-конференция 2018/tt
русский · English · татарча / tatarça |
Конференция турында | Урын | Программа | Вики-премия 2018 | Ирекле гыйлем 2018 |
|
Катнашучылар |
|
Вики-конференция 2018 — Россия халыклары телләрендәге Викимедиа проектларын үстерү һәм гомумән ирекле белемне тудыру һәм тарату мәсьәләләренә багышланган уникенче еллык халыкара форум. 2007 елдан бирле «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан оештырылып килә. Эш теле — русча.
Фәнни конференция һәм фикердәшләр җыелышы булган еллык Вики-конференция төрле Викимедиа проектларында катнашучыларны җыя. Программада гамәлдәге һәм тәмамланган проектлар турында доклад һәм презентацияләрне тыңлау һәм бәхәсләшү, фикерләр алышу һәм яңа контактларны табу өчен мөмкинлекләр карала. Катнашучылар ирекле һәм ачык программалау тәэминатыннан башлап, Россия Федерациясендә һәм дөнья буенча ирекле белемне таратуга юнәлгән инициативаларга кадәр киң темаларга бәйле түгәрәк өстәлләрдә катнашалар.
Вакыт һәм урын
правитьКонференция 2018 елның 22—23 сентябрь (шимбә һәм якшәмбе) көннәре Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.
Үткәрелү урыны — «Точка кипения» (пр. Медиков, 3), «Петроградская» метро станциясе.
Туры трансляция каналы @ YouTube
Теркәлү
правитьКонференциядә катнашу бар теләүчеләргә ачык, теркәлү мәҗбүри.
Оештыру
правитьКонференция оештыручысы
правитьПартнёрлар
правитьПрограмма комитеты
правитьОештыру комитеты
править- Владимир Медейко (председатель), Павел Каганер, Анастасия Львова, Aervin
Сораулар һәм тәкъдимнәр
правитьКонференция турында фикерләрне белдерү һәм сораулары бирү өчен бәхәс битен кулланыгыз.