Яңа Тинчәле авылы тарихы. Яңа Тинчәле авылы Татарстан Республикасы Буа районының көньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан..Аның тарихы Абдулла хәзрәт Гафуров, Касыйм Бикколов (әт –Тинчәли),Сәгыть Кишмаев, Җамалетдин Кишмаев, Шаһиҗан Төхфәтуллов,Гариф Аббазов елъязмаларында сакланган.Тарихи язмалар арасында язучы, тарихчы, педагог һәм дин эшлеклесе Касыйм Бикколовның 1926 елда язылган “Яңа Тинчәле авылы тарихы” хезмәте бик зур әһәмияткә ия. Бу карья Романовлар заманында Сембер губернасы Буа өязе Иске Суыксу волосте иде, хәзер исә Татарстанныда Буа кантоны Иске Шәйморза волосте карамагындадар.Тинчәле карьясы үзенең уртасындагы елга белән көньяк һәм төньякка бүленәдер. (Кулъязманың берничә нөсхәсе Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана). Аны Яңа Тинчәле музее җитәкчесе, тарих укытучы Ринат Төхфәтуллов аны кириллицага күчергән. Касыйм Бикколов мәгълүматлары буенча, Яңа Тинчәле авылында 1686 ел тирәсендә, хәзерге Чувашстан территориясеннән - Татар Согыты авылыннан күчеп килүчеләр - 23 гаилә тарафыннан нигез салына. Шәҗәрәләрдән тыш, тарихчы Яңа Тинчәленең барлыкка килү вакытын, аның XVII гасырда булуын 1701 елда Кәрим Чылнысы авылында җир кисеп (бүлеп) бирә теркәлгән документка нигезләнеп дәлилли. Әлеге документта Чынлы кырының Яңа Тинчәледә яшәүче ун кешенең җирләре белән чикләнүе күрсәтелә. “Димәк 1701 елда безнең авыл була, - дип нәтиҗә ясый К. Бикколов. Ул авылның исеме фарсы теленнән кергән, “ак тәнле”, “укымышлы”, “зыялы” мәгънәләренә ия “тәнҗа”(“тәнҗали”) сүзенә нисбәтле, дип фаразлый. Тинчәле башка авылларга караганда күпән гыйлем вә мәгарифтә алда булып, һәр тарафка имам, мөгаллимнәр биреп торган, күп авыллардан шәкертләр килеп укыганнар.

Шушы хезмәттән берничә өземтә: “Бәгъзе картларыбыз авылга иң әүвәл Сөендек,Турна,Ибрай исемле өч кеше килгән диләр. Турна исемлесе хәзер дә торна кыры дигән җирдә урнашкан. Сендек бабай хәзерге Сүндек күле дигән җирдә яшәгән.Ибрай бабай хүзерге Ибрай күле дигән җиргә утырган. 

XIX гасырда авыл шактый зурая. Анда, кечерәк кенә булса да, атна саен базар оештырыла. Яңа Тинчәледәге төбәкне өйрәнү музеенда сакланучы материалларда “1889 елга авылда 700 хуҗалык була, шуңа күрә бу авылны 700 Тинчәл диеп йөрткәннәр” дип күрсәтелә. Яңа Тинчәле 1780 елга кадәр Казан губернасы, 1780 елдан (1920 елга кадәр) Сембер губернасы Буа өязе Иске Шәйморза волосте составына керә. 1896 елда Яңа Тинчәледә 336 хуҗалык исәпләнә, аларда 1073 ир-ат, 1021 хатын – кыз яшәгән. 4 мәчет һәм 3 мәктәп эшләгән. 1913 елда авылда хуҗалыклар саны 485 кә җитә аларда 2805 кеше яшәгән. 1930 елда Иске Шәйморза волость башкарма комитеты карары нигезендә Яңа Тинчәледә “Искра” күмәк хуҗалыгы оештырыла. Хуҗалык рәисе итеп Зартдин Миначев билгеләнелә. 1936 елда китапханә ачыла. 1945 елда “Искра” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Корбан Алиуллов сайлана. 1958 елда Таһир Касыймов җитәкли. 1960 елдан Хасанов Шәүкәт Гариф улы җитәкчелек итә. Шәүкәт Гариф улы Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда ”Искра” колхозы алдынгы хуҗалыклар сафына чыга, Татарстан күләмендә таныла. 1976 елда Шәүкәт Хасанов лаеклы ялга чыга, ”Искра” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп Иршат Кәлимуллин билгеләнә. 1977 елда хуҗалыкка СССР Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең II дәрәҗә Дипломы бирелә. 1979 елдан “Искра “ колхозын Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җитәкли. Бу елларда “Искра“ игенчелек һәм терлекчелек буенча республикабызның алдынгы хуҗалыклары сафына чыга. 1985 елда Яңа Тинчәледә биш бүлектән торган, бай эчтәлекле музей ачыла. Аның җитәкчесе итеп Ринат Низам улы Төхфатуллов билгеләнә. 1990-1993 елларда “Искра” күмәк хуҗалыгын Мансур Төхфатуллов җитәкли. 1991-1994 елларда бер-бер артлы яңа мәчет калкып чыга. 1993-2003 елларда күмәк хуҗалык рәисе вазифаларын Фәрит Хәсәнов башкара. Бу елларда да “Искра” хуҗалыгы “Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык” исемен йөртә. 2004 хуҗалык рәисе итеп Мифтәхетдинов Расих Вазыйх улы билгеләнә. Расих Вазыйх улы - республикабызда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул, республикада беренчеләрдән булып, «Искорка» дип исемләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгын төзи. Аның эш тәҗрибәсе «Живи как хозяин» китабында урын алган. Әлеге фермер хуҗалыгы Татарстанда иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелүе белән ул үзен талантлы оештыручы итеп таныта. 2004 елдан хуҗалыкның исеме-статусы “Тинчәле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. Бүгенгесе көндә Яңа Тинчәле авылында 267 хуҗалык, 558 кеше яши. Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, ФАП эшли. Төп халкы татарлар. Яңа Тинчәле халкының элек-электән килгән, бүгенгесе көндә дә төп шөгельләре - игенчелек һәм терлекчелек. тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

ӘДӘБИЯТ: 1. Бикколов К. Яңа Тинчәле вә аның тарихы. Кулъязма (1926). Казан ун-тының Н.И. Лобачевский исем. фәнни китапханәсендә саклана. 2. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - Б. 283. 3. Фәхреддин Р. Асар. – Казан: «Рухият» нәшр., 2010 3-4Т. 646 б. Б. 136-137. 4. Бәшир Ф. Онытылган әдип Касыйм Биккол // Казан утлары. – 2000. – №3. – Б. 173. 5. Татар энциклопедия сүзлеге.- Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002. – Б. 103. 6. Ибраһимова Ф. Тарих сәхифәләрендә – татар шәхесләре. Ибраһим Биккулов // Казан утлары. – 1994. – №6. – Б. 188. 7.Сәйфуллина Ф.С., Җиһаншина М.М. Касыйм Бикколов иҗат мирасын барлау юлында//Материалы международной конференции “Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад». –Казан. Отечество,2015.-644с.

Яңа Тинчәле мәчетләре. Касыйм Бикколовның «Яңа Тинчәле вә аның тарихы» дигән тарихи хезмәтенең «Яңа Тинчәле мәсҗедләре» дигән бүлекчәсендә тарихи мәгълуматлар китерелә: «Беренче мәсҗед өчен (Тинчәле авылында) 1753 елда императрица Елизаветадан рөхсәт алынган. Тарихта һичбер җирдә рәсми мәсҗедкә рөхсәт алган ил юк, хәтта Казан да 1764 елда Екатерина заманынында гына, ягъни бездән 11 елдан соң гына, мәсҗедкә рөхсәт алган. ... Ул мәчетне салуга рөхсәт алу тарихы үзенчәлекле. Шушы авыл кешесе Петербургта солдат хезмәтен үтәгәндә, хаккимияткә үтә әһәмиятле эшне башкарып чыга. Моның өчен аңа патша галиҗәнәпләре үз авылыннан җир кишәрлеге бүлеп бирә. Ләкин солдат хезмәтеннән кайтучы җирне үзе эшкәртми, ә күрше рус авылы мужикларына арендага бирә. Үзе үлгәч аның мирасчылары булмый. Авылдашлары документларны адвокатларга күрсәтәләр. Ә алар арасында “Ураз Уркаевның хәрби хезмәте өчен авылда мәчет салырга” дигән рөхсәт кәгазе табыла. Шулай итеп, беренче мәчет 200 ел тыюлардан соң Яңа Тинчәледә салына. Ул заманда ике мәсҗед- Кырым һәм Касыйм шәһәрләрендә була. 1785 елда Иске Чокалыдан мулла Яһүдә бине Бикколны (указлы) мулла итеп китергәннәр... Ул 50 еллап мулла булып, мәктәп ачып тирә-якларга имамнар хәзерләп чыгара. 1835 елның сентябрендә 85 яшендә вафат була. Кабере Тинчәленең төньяк тарафындагы зиратында». [Бикколов: Кулъязма, 1926] 1831 елда авылның бай карты Бәкер бине Әхмәт бине Байсәед бине Сүндек бине Сүнәй хәзерге зур мәсҗедтән түбән ,агачтан бере кечерәк мәсҗед ясата. Бернче мәсҗед елгада,атауда, икенче бинасы аз гына югарыррак салына. Ул рус түрәләренең күзе төшмәсен өчен шулай эшләнә. Ул мәсҗед искергәч.... Шәмсетдин бине Абушай бине Бикмөхәммәт бине Габдулла бине Айдар бине Ходайбирде бине Чапкын 1874 елда бина кыла. 1880елда өченче мәсҗед таш фундаментлы,ике этажлы гаять зур итеп эшләнә. Иң элек мулла булып Зариф бине мулла Габделлатыйф бине мулла Яһүдәбине Биккол имам булды. 1899 елда вафат булды. Анда Гаязетдин бине Баһраметдин бине мулла Фәхретдин бине Шәйхи бине Хәбибулла бине Госман бине Юныс бине Чиручин.1930 елда Гаяз мулла мәхбүз була. 1898 елда Гайнетдин бине Сәйфетдин бине Сәгыйть Биккол бине Байсәед бине Сүндек бине Сүнәй йортыннан ут чыгып,бөтен авыл диярлек яна. Бу янгын елы булып исәпләнә. Шул исәптән мәсҗед дә яналар . Дүртенче мәчетне авылның төньягына халык төрле җирдән имана җыйнап бина кылдылар. Аның беренче имамы Шакирҗан бине мулла Габделлатыйф бине Яһүдә була. Бишенче мәсҗедне –көньяк тарафта, авылның түбән очында, халык төрле җирдән акча жыйнап 1931 елда сала.Беренче имамы булып мулла Миргасим бине Зарифулла бине мулла Габделлатыйф бине мулла Яһүдә бине Биккол була.Авылда өч мәчетне Сүндек бине Сүнәйләр салдыра._Байсәед, Бәкер, Габделсәлам. Бүгенге көндә авылда ике мәчет эшләп килә. ӘДӘБИЯТ: 1. Бикколов К. Яңа Тинчәле вә аның тарихы. Кулъязма (1926). Казан ун-тының Н.И. Лобачевский исем. фәнни китапханәсендә саклана. 2.Сәйфуллина Ф.С., Җиһаншина М.М. Касыйм Бикколов иҗат мирасын барлау юлында//Материалы международной конференции “Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад». –Казан. Отечество,2015.-644с.

Бикколовлар династиясе. Җамалетдин Бикколов. Бикколовлар династиясе татар мәгърифәтен,әдәбитын, һәм матбугатын күтәрергә зур өлеш керткән затлар.Бу нәселдән Җамалетдин Бикколов(1831-1914)яңарыш хәрәкәтенә керүче беренче вәкил . Җамалетдин Габделлатыйф улы Бикколов Татарстанның бүгенге Буа төбәгенә караган Яңа Тинчәле авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне атасы мәдрәсәсендә алгач, Җамалетдин ,Казанга килеп, атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗәни мәдрәсәсендә кереп укуын дәвам итә . Ул анда беркадәр яшь шәкертләрне укыту белән шөгыльләнә. Мәрҗәни мәдрәсәсен 22 яшендә тәмамлап, Яңа Тинчәлегә кайтып имам була. Аның тырышлыгы белән бөтен Яңа Тинчәле халкы уку-язуга өйрәнә. Җамалетдин прогрессив карашлы кеше була.Ике гасыр арасында атаклы рухани, үз заманы өчен алдынгы карашлы, укыту системасына яңалыклар кертүгә зур өлеш керткән татар,гарәп телләреннән башка русчаны да яхшы белгән мәгърифәтче булып таныла. Үз заманында һәр татар зыялысы алдыра торган “Тәрҗеман”гәҗите “Шура” журналлары да гаилә архивларында сакланып калган. Заманында Руссиядә барган тарихи –икътисади хәлләрдән хәбәрдар булып яшәгән. Аның Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган, шулай ук тарихка кагылышлы әсәрләр язган булуы турында мәгълүматлар бар. Ләкин алар бүгенге көнгә кадәр табылмаганнар. Җамалетдин хәзрәт үз гомерендә өч тапкыр өйләнә.Беренче хатыныннан –улы Габдрахман ,кызы Разия(хатыны яшьләй вафат була),икенче хатыннан (ул да балалары яшь булганда вафат була) уллары Касыйм,Фәйзрахман,кызы Маһирә туа. Өченче хатыны-Маһиҗамалдан 4 улы- Ибраһим, Хәмит, Мөхәммәт, Әхмәтләр туа. XX гасыр башы татар культурасы өчен җиң сызганып эшләгән әдип,шагырь һәм журналистлар Касыйм һәм Ибраһимга аталарының үрнәге аларның киләчәгенә зур йогынты ясаган.

Кулланылган әдәбият: Сәйфуллина Ф.С., Җиһаншина М.М. Касыйм Бикколов иҗат мирасын барлау юлында//Материалы международной конференции “Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад». –Казан. Отечество,2015.-644с

Бикколовлар династиесен дәвам итеп... Касыйм Бикколов :тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. Күренекле рухани, мәгърифәтче һәм язучы Касыйм Җамалетдин улы Бикколов элеккеге Сембер губернасы Буа өязе Суыксу волосте Яңа Тинчәле авылында 1868 елда мулла гаиләсендә дөньяга килгән.Башлангыч белемне атасы мәдрәсәсендә ала. 1890 елда Казакъстанда Кече Җүз ханы ставкасындагы мәдрәсәләрдә укыта. Атасы шикелле ул да төрки матбугат белән кызыксына.Бакуда “Шәркы Рус”газетасын алдыра.Талантлы, укымышлы, алдынгы карашлы кеше белән патша жандармериясе дә кызыксана башлый .Аның йортында 1904 елда җандармнар тентү уздыралар. Мулла Бикколлар династиясен дәвам иттерүче соңгы рухани, Җамалетдин мулланың улы – аянычлы язмышлы мәгърифәтче-язучы, укытучы, уку китаплары авторы Касыйм Бикколовның иҗат эшчәнлеге 1903 елда башлана. Шушы вакыттан алып 1918 елга кадәр аның татар телендә 27 китабы басыла (22 китап һәм 5 мәкалә).Аның “Алтынбай агай”,(1908),”Ат караклары “ (1912) ”Балаларга кыйраәт”(1907), “Бәдәлче”(1909), ”Сабирҗан агай”,(1906) һ.б. матур әдәбият китаплары, тарихка караган “Татар ханнары” (1911) , “Тарихы ислам” исемле язмалары билгеле. Шулар арасында мәктәп-мәдрәсәләрнең аерым сыйныфлары өчен уку китаплары, дин, халык тарихы, балаларга белем, тәрбия бирү мәсьәләләренә багышланган китаплар, шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик әсәрләр бар. Бу чорда яшәп, исемнәрен тарих битләренә җуелмаслык итеп язып калдырган шәхесләрнең күбесенә хас булганча, Касыйм Бикколовның да эшчәнлеге күпкырлы. Авыл мулласы, мәгърифәтче-мөгаллим буларак аны балаларны укыту, тәрбияләү эшенең торышы, эчтәлеге кызыксындарган булуы һичшиксез. Әдипнең гасыр башында ук аерым сыйныфлар өчен уку китаплары чыгару белән шөгыльләнүе шул хакта сөйли. Болардан тыш К. Бикколовның дин, милләт, халык тарихына караган игътибарга лаеклы хезмәтләре бар. Аның әтисе тарафыннан язылып, К. Бикколов тарафыннан тулыландырып эшләнгән туган авылларының килеп чыгышына багышланган «Яңа Тинчәле вә аның тарихы» шушы юнәлештәге хезмәтләренең гүзәл үрнәге. Бу хезмәт хакында Р.А.Шәйхиев «Татарская народно-краеведческая литература ХIХ-ХХ вв.» китабында югары бәя бирә һәм «...бу төбәкне өйрәнүгә багышланган хезмәт авыл халкы арасында грамоталылык һәм белем дәрәҗәсен өйрәнү бенча чыганак була ала. Монда тагын Яңа Тинчәле мәдрәсәсенең беренчеләрдән берсе икәнен һәм беркүпме вакыт Буа округындагы авылларда белем бирү үзәге булуы хакында да искә алмыйча булмый. Габделлатыйф хәзрәтнең бу оныгының язмышы да зур сынаулардан тора. 1930 елда Ибраһим Бикколов кулга алынуы белән башланган куркыныч еллар зыялы, белемле мулла Бикколлар династиясенең өзелүе һәм, гомумән, юкка чыгарылуы белән төгәлләнә. Әтисе Җамалетдиннең эшен дәвам итеп, үз авылы халкын гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә белем бирү юлында күп хезмәт куйган, игенчелек белән шөгыльләнеп, үз көнен үзе күргән Касыйм Бикколов та репрессия еллары корбаны... Гомере дә аянычлы хәлдә өзелә. Ул, Яңа Тинчәледә бер картның ташландык йортында җәберләнгән, кыерсытылган хәлдә, 1937 елның 18 маенда вафат була.

ӘДӘБИЯТ: 1. Бикколов К. Яңа Тинчәле вә аның тарихы. Кулъязма (1926). Казан ун-тының Н.И. Лобачевский исем. фәнни китапханәсендә саклана. 2. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - Б. 283. 3. Фәхреддин Р. Асар. – Казан: «Рухият» нәшр., 2010 3-4Т. 646 б. Б. 136-137. 4. Бәшир Ф. Онытылган әдип Касыйм Биккол // Казан утлары. – 2000. – №3. – Б. 173. 5. Татар энциклопедия сүзлеге.- Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002. – Б. 103. 6. Ибраһимова Ф. Тарих сәхифәләрендә – татар шәхесләре. Ибраһим Биккулов // Казан утлары. – 1994. – №6. – Б. 188. 7. Фатих Әмирхан турында истәлекләр / төз. Ф. Ибраһимова, Р. Әмирхан (тулыланд. икенче басма). – Казан.8.Сәйфуллина Ф.С., Җиһаншина М.М. Касыйм Бикколов иҗат мирасын барлау юлында//Материалы международной конференции “Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад». –Казан. Отечество,2015.-644с.