Умный регион/Многоязычие/Татарский/Вики в образовании/Язык и литература/Первые шаги/tt

русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Белем бирү процессында «Викимедиа» сервислары һәм инструментлары мөмкинлекләрен куллану буенча адым-адым инструкциясе
урта сыйныф укучылары өчен «татар теле» һәм «татар әдәбияты» фәннәре мисалында
Абдулла Хәмидуллин һәм Илгиз Халиков бу документның структурасы һәм эчтәлеге турында уйлашканда. (2.08.2019)
"Мәгәриф өчен Вики" буенча беренче татар телле презентациясе слайдлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгәрифне үстерү институтындагы методистлар җыелышы, 19.09.2019 (PDF)
Яңалык буларак үзгәртелгән таныту чарасыннан хисапның рус телле версиясе Русча Викихәбәрләрнең төп яңалык буларак бастырылган күренеше, (21.09.2019)
"Мәгәриф өчен Вики" презентациясе слайдлары. МБУББО Казан шәһәренең Идел буе районы "16 нчы татар-инглиз гимназиясендәге" татар теле һәм әдәбияте укытучылары, мәктәпләрдә укыту процессын оештыру өчен җәваплы затларының җыелышы, 24.09.2019. (PDF)
Документларның рус телле версияләренә һәм русча Википедиянең белешмәлек битләренә сылтамалы рус телле презентация (24.09.2019 көнне МБУББО Казан шәһәренең Идел буе районы "16 нчы татар-инглиз гимназиясендәге" татар теле һәм әдәбияте укытучылары, мәктәпләрдә укыту процессын оештыру өчен җәваплы затларының җыелышына әзерләнгән слайдлар нигезендә).
"Мәгәриф өчен Вики" презентациясе слайдлары. Байлар Сабасы штп, Татарстанның Саба районы, 18.10.2019. (PDF)

Бу текст Татарстан мәгәриф инициативасы чикләрендә булдырылган.

1 адым. «Википедия» электрон ресурсы белән гомуми танышу

править

Ресурсның интерфейсы белән гомуми танышу. Эзләү юлына https://tt.wikipedia.org/ адресын җыю һәм татар телле бүлекнең төп битенә күчү - «Баш бит».

Искәрмә: әлеге биттә үзәк буенча бүлек исемнәре урнаштырылган: «Сайланма мәкалә» һәм «Яхшы мәкалә». Әлеге бүлекләрдә сыйфатлы дип табылган мәкаләләр тәкъдим ителгән.

«Бөтен порталлар» сылтамасы буенча узып түбәндәге бүлекләрне күрергә мөмкин:

  • «Татар әдәбияты» (татарская литература)
  • «Татар теле» (татарский язык)
  • «Татар матбугаты» (татарская пресса)
  • «Габдулла Тукай».

2 адым. «Викимедиа» татар телле сегмент бүлекчәләрен өйрәнү

править
  • «Викисүзлек»
  • «Викикитап»
  • «Викиханә»
  • «Викихәбәрләр»
  • «Викиөзек»
  • «Викисәфәр»
  • һ.б.

Русскоязычные разделы «Часто задаваемые вопросы» в ряде проектов Викимедиа: В-педия  • В-склад  • В-данные  • В-словарь  • В-цитатник  • В-тека  • В-учебник  • В-новости  • В-гид  • В-верситет

3 адым. «Викимедиа» ресурсының эш режимнарын өйрәнү.

править
  • «кулланучы» режимы (уку, тыңлау һәм медиафайлларны карау мөмкинлеге);
  • «мөхәррир» режимы (басылып чыккан мәкаләләрне үзгәртү мөмкинлеге, яңа мәкаләләр булдыру).

Искәрмә: «мөхәррир» режимында эшләгәндә ресурс администраторы кулланучы кулланган мәгълүматларның авторлык хокукларының үтәлешен тикшерә. «Мөхәррир» режимында эшләү өчен хисап язмасын (учетную запись) булдырырга кирәк.

4 адым. Хисап язмасын булдыру.

править

Кулланучыга «Яңа кулланучыны теркәү» сылтамасы буенча күчәргә һәм түбәндәге кырларны тутырырга тәкъдим ителә:

  • «кулланучы исеме»;
  • «сер сүз»;
  • «электрон почта».

Искәрмә: электрон почтаны күрсәтү мәҗбүри түгел.

5 адым. Мәкаләне булдыру яки гамәлдәге мәкаләләргә үзгәрешләр кертү.

править
  1. Булачак мәкаләнең темасын сайлау.
    • Мәсәлән, «Такмаклар» булсын. «Википедиа» сайтының эзләү юлына мәкаләнең темасы кертелә.
    • Әгәр күрсәтелгән тема юк икән, аны булдырырга тәкъдим ителәчәк.
  2. Яңа мәкалә булдыру.
    • Мәкалә төзегәндә мәгълүмат кертү өчен тәрәзә ачыла.
    • Мәкаләне төзегәндә сүзлектән эзләү яки башка телгә тәрҗемә итү функциясеннән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, без сайлаган «Такмаклар» темасы рус телендә «Частушки» терминына туры килә. Мәкалә авторы ике терминга чагыштырма анализ ясый ала.
    • Мәкаләне урнаштырганда, аны киләчәктә укыячак кешеләр анда сүзгә алынган берәр феномен турында өстәмә мәгълүматны алырга теләвен истә тотып, текстына Викимедиа галәмендәге интернет-ресурсларында (эчке һәм викиара сылтамалары) яки тышкы интернет-ресурларына (тышкы) сылтамалар урнаштыру була.
    • Мәкаләне язганда кулланылган чыганакларга сылтамаларны һәм искәрмәләр мәҗбүри рәвештә күрсәтелә (тикшереп булучанлык).
    • Викимедиа проектлары мәңгелек эшләячәк дип булдырылган. Кертелгән фактларны дәлилләүгә килгәндә, мөмкин булганда өстенлекне ирекле хокуки лицензияле, хөрмәт ителгән оешмалар интернет-ресурларына, халыкара ISBN-номерлы басмалар һ.б. абруйлы чыганакларны сайлауга бирү дөрес.

Искәрмә: «Викимедиа» ресурсын кулланучы «бәхәс» битенә күчү юлы белән үзен кызыксындырган сорауларын бирә ала.

6 адым. Мәкаләне «Алдан карау» функциясе аша карау мөмкинлеге бар.

править

Әгәр мәкалә кертеп бетерелгән икән, кулланучы «Бит ясау» функциясенә баса. Беренче мәкалә әзер.

Шулай ук карагыз

править

Искәрмәләр

править